news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гражданнарны кабул итә

Очрашу урыны: Казан, Волгоград урамы, 47

 (Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гражданнар белән очрашу була. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Президенты йөкләмәсе буенча, РФ Конституциясе көнендә дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарәдә гомумроссия гражданнарны кабул итү көне билгеләп үтелә.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында очрашу Казан, Волгоград урамы, 47 йорт адресы буенча үткәрелә. Очрашуга (843)557-21-12, (843)557-21-13 телефоннары аша язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot