Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт хакын вакытында түләмәгән директорларга карата җитди чаралар күреләчәк - Песошин
Премьер-министр хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тота торган органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты.
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт хакы буенча бурычлары булган оешма директорларына карата җитди чаралар күреләчәге турында кисәтте. Бу хакта ул бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының коллегия утырышында әйтте.
“Эш хакын вакытында түләмәү аркасында бурычлар арту белән бәйле рәвештә, тормыш дәрәҗәсен арттыру һәм керемне легальләштерү буенча муниципаль комиссия рәисләренең игътибарын арттыруын телим”, - диде Хөкүмәт җитәкчесе. Ул предприятие җитәкчеләрен хезмәт хакы буенча бурычларны түләп бетерергә өндәде. “Бурычларын яшерүчеләргә һәм озак вакыт түләмәүчеләргә иң җитди чаралар күрүне сорыйм”, - диде.
Алексей Песошин хезмәт хакы вакытында түләнүен контрольдә тотучы органнарга бурычлылар белән эшне җанландырырга кушты. Предприятиеләрдә финанс ягы мөшкел булган очракларны вакытында ачыклау буенча баланс комиссияләре ролен көчәйтүне сорады.
2018 елның гыйнвар-октябрендә республикада уртача айлык хезмәт хакы 34 мең сумнан арткан. 2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш 8,4 процент тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз