news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хезмәт хакын тоткарлаган эш бирүчеләр ирегеннән мәхрүм ителә

Хезмәт хакын түләргә ашымаган эш бирүчеләргә карата кузгатылып, төгәлләнгән җинаять эшләре үткән ел шактый арткан.

(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”). Хезмәт хакын вакытында түләмәгән берничә йөз эш бирүче ирегеннән мәхрүм ителде, дип белдергән Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте башлыгы Всеволод Вуколов. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Ул хезмәт хакын түләргә ашыкмаган эш бирүчеләргә карата азагына җиткерелгән җинаять эшләре үткән ел шактый арткан дип искәрткән. 2015 елда мондый очраклар күпкә азрак булган. 

Үткән ел Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү федераль хезмәте ярәмендә Россия хезмәткәрләренә 25 млрд. сум акча түләнгән. Бу җәмгыятьтә тынычлыкны сакларга ярдәм иткән.

Шулай ук Всеволод Вуколов канун проектына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге дә тикшерелә дип белдергән. Ягъни предприятие банкрот булгач, иң беренче чиратта хезмәткәрләрнең хезмәт хакы түләнәчәк, бары шуннан соң гына салым бурычлары капаланчак. Һәрхәлдә, профсоюзлар кануннарга шушы төзәтмәләрне кертү сүзендә тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100