Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Хезмәт хакын үстерүдә бер казнага гына өметләнеп утырып булмый
Айгөл Фәхретдинова
Либералларның тәнкыйтенә карамастан, бюджет тармагындагыларның хезмәт хакын күтәрү дәвам итәчәк. Узган атнада россиялеләр белән туры эфирда аралашу вакытында РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде.
Мәгълүм ки, бүген дәүләтнең социаль өлкәдәге бурычларының сизелерлек өлеше нәкъ менә бюджет хезмәткәрләренең эш хакын күтәрү белән бәйләнгән. “Либераль карашлы коллегалар моның өчен безне тәнкыйтьлиләр дә. Шуңа да карамастан, бу юлыбызны дәвам итәргә, шул ук вакытта пөхтә эш итәргә тиешбез”,-дип белдерде ул. Илбашы тарафыннан быел Россиянең барлык төбәкләрендә дә укытучыларның хезмәт хакын төбәк икътисадындагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җиткерү бурычы куелган. Әлегә ул 15 субъектта гына чишелгән. Тагын 34 төбәктә 90 процент дәрәҗәсенә җиткерелгән. Мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә хезмәт куючыларның эш хакын да якын елларда тармактагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә күтәрү, югары уку йорты педагогларыныкын 2 тапкырга арттыру ниятләнә.
Бүген төбәкләр педагогларның гына түгел, бюджет тармагындагы башка хезмәткәрләрнең эш хакын күтәрү өчен чаралар күрү белән мәшгуль. Күптән түгел ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының беренче квартал йомгакларына багышланган киңәшмәсендә дә бу мәсьәләгә аерым урын бирелде.
Хәзер хезмәт хакы өчен чыгымнарның өлеше бюджет структурасында 40 проценттан артып, бу максатларга республикада 70 млрд сумга якын финанслар таләп ителә. 2018 елга аның күләме ике тапкырга артыр дип фаразлана. Чаралар планын үтәү өчен федераль дәүләт программалары ярдәменә дә өмет итәләр.
Хезмәт хакларын күтәрүнең икенче этабы быелның 1 июленнән планлаштырыла. Бүген аның буенча тәкъдимнәр әзерләнә. ТР финанс министры Радик Гайзатуллин фикеренчә, республика казнасын тулыландыручы төп керем чыганаклары кимегән бер чорда хезмәт хакларын арттыру өчен бер казна акчасына гына өметләнү мөмкин түгел. Монда бюджет учреждениеләренең түләүле хезмәтләр күрсәтүдән туплаган керемнәрен дә актив файдалану кирәк.
Быелның беренче кварталында Татарстанның бюджет һәм автономияле учреждениеләре түләүле хезмәтләрдән 1,9 млрд сум тирәсе керем алган. Әлеге төр эшчәнлектән керемнәрнең үсүе күзәтелгән. Республика буйсынуындагы учреждениеләрдә үсеш 16 процент булса, муниципаль учреждениеләрдә - 9 процент. Бюджет учреждениеләре беренче кварталда түләүле хезмәтләрдән алынган керемнең 1,5 млрд сумын хезмәт хакын күтәрүгә тоткан. Ләкин бу өлкәдә проблемалар бар әле. Аерым районнардагы учреждениеләрдә акча керемнәренең яртысыннан азрагы гына хезмәт хакына бүленә икән. Шундый ук вазгыять Фәннәр академиясе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, Мәдәният министрлыкларына караган учреждениеләрдә дә күзәтелә.
“Бюджеттан тыш акчаларны үзләштерүгә мондый караш сакланганда, РФ Президентының бюджет хезмәткәрләренең эш хакларын күтәрүгә кагылышлы Указы нигезләмәләрен үтәү мөмкин булмаячак”, - дип кисәтә финанс министры. Мәгълүм ки, әлеге Указда бюджеттагыларның уртача хезмәт хакларын күтәрү өчен казна акчалары гына түгел, учрежденеләрнең түләүле хезмәтләрдән алынган керемнәре дә файдаланырга тиешлеге ассызыклана.
Радик Гайзатуллин билгеләп узганча, 2000 еллар башында бюджет турындагы законда учреждение һәм оешмаларның түләүле хезмәтләрдән алынган керемнәрен бюджеттагыларның хезмәт хакын күтәрү өчен бүлүгә кагылышлы нигезләмәләр булган. Алар әлеге керемнәрнең яртысын хезмәт хакын күтәрүгә, калган яртысын чыгымнарга тотуны күздә тота. “Бюджет киеренкелеген һәм хезмәт хакын күтәрү өчен чаралар эзләргә кирәклеген күздә тотып, быел, кирәк икән киләсе елларда да әлеге норманы кертүне сорыйбыз”, - дип министр киңәшмәдә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз