Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хельсинкидагы өлкән татар кешесе Сәрви Хәмидуллага 95 яшь тулган
Рамил хәзрәт Беляев сүзләренчә, аның нәсел җебе Түбән Новгород якларыннан.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Хельсинкида яшәүче өлкән буын татарларыннан булган Сәрви ханым Хәмидуллага 95 яшь тулган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев хәбәр итте.
«Сәрви апа үзенең 95 яшьлек юбилеен үткәрде. Хельсинкида аннан да өлкәнрәк татарлар бар, Аллага шөкер. Ул әле дә сау-сәламәт, үз аңында, акылында, бүгенгәчә рәхәтләнеп үз туган телендә — татарча сөйләшә. Тамырлары — Түбән Новгород якларыннан, балачактан ук Хельсинкида үскән.
Аны ихлас күңелдән котлыйм, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Бөек Раббым алга таба да матур көннәр насыйп итсен», — диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз