news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хельсинкида XIII Халыкара мөселманнар форумы үз эшен башлап җибәрде

Быел форумның темасы - «Коръән гуманизмы һәм бүгенге көндәге глобаль проблемалар: стратегия һәм карарлар»

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Хельсинкида «Коръән гуманизмы һәм бүгенге көндәге глобаль проблемалар: стратегия һәм карарлар» дигән темага XIII Халыкара мөселманнар форумы үз эшен башлады. Форумда Евразиянең 25 иленнән мөселман белем бирү, иҗтимагый, фәнни институтлары җитәкчеләре катнаша, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты.

XIII Халыкара мөселманнар форумында фикер алышулар «Коръән гуманизмы һәм глобаль проблемалар», «Традицион кыйммәтләр кризисы һәм аны җиңеп чыгу юллары», «Коръән гуманизмы һәм ислам яңарышының интеграль программасы» сессияләре кысаларында узачак.

Чараны Форумның Мәскәүдә урнашкан даими эшләүче секретариаты, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Бөтендөнья ислам мәзһәбләре якынаю форумы, Финляндия Мөселман оешмалары челтәре һәм Мәскәү ислам институты оештыра.

Финляндия XIII Халыкара мөселманнар форумын үткәрү урыны итеп очраклы рәвештә генә сайланмаган. Финляндия Республикасының 100 еллыгыннан тыш, Финляндия мөселманнар җәмгыятенең 150 еллыгы да истәлекле һәм тантаналы чаралар үткәрү өчен мөһим сәбәп булып тора.

Форум үз эшен резолюция кабул итү һәм тантаналы кичке аш белән төгәлләячәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100