news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хельсинки татарлары традицион чәй кичәсенә әзерләнә

Быелгы кичәгә әзерлек унаеннан, Финляндия татарлары берлеге мәдәни оешмасы вәкилләре Казанга килеп китте

 (Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”). 25 октябрьдә Хельсинки татарларының мәхәллә йортында күптән традициягә кергән чәй кичәсе үткәреләчәк. Анда җыелган милләттәшләр алдында югары зәвыклы, халыкчан рухлы сәнгатькәрләр чыгыш ясый, кызыклы һәм файдалы аралашуларда катнаша.

Быелгы кичәгә әзерлек унаеннан, ФТБ (Финляндия татарлары берлеге) мәдәни оешмасы вәкилләре Казанга килеп киттеләр. Аларның бу сәфәренә “Фин Эйер” авиакомпаниясенен атнага 3 тапкыр Казан белән Хельсинки арасын ялгаучы очышлар башлап җибәрүе ярдәм итте. Кунаклар Казанда күренекле сәнгатькәрләр, милли җәмәгатьчелек белән белән очраштылар. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашуда ФТБ мәдәният оешмасының рәисе Тарик Кафиатулла, аның урынбасары Кадрия Бәдертдин, идарә әгъзасы Сөем Низаметдин Финляндия татарларының Исламия җәмгыяте (ФТБ аның канаты астында эшләүче оешма) тарихи турында сөйләштеләр, үзләренең иҗади планнары белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы сайты.

ФТБ кунаклары татар конгрессының мәгълүмати аналитик идарәсенең һәм «Дөнья» видеостудиясенең эшчәнлеге белән таныштылар, киләчәктә хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр. 25 октябрьдә үтәчәк мәдәни кичәгә әзерлек һәм аның ничек үтүе турында безнең репортажлардан карагыз, дип тәкъдим итә «Дөнья» студиясенең баш мөхәррире Римзил Вәли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100