news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хельсинки Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан

Мәчетнең мәйданы 10-20 мең квадрат метр тәшкил итәр, проектның бәясе дистәләрчә, хәтта йөзләрчә миллион еврога җитәргә мөмкин дип фаразланган иде.

(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ»). Хельсинки хакимияте шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүдән баш тарткан. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.

Проект авторлары әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре буенча шәһәр комиссиясе мәчет төзелешенә участок бүлеп бирүдән баш тартканнан соң шәһәр идарәсеннән гаризаларын кире алган, дип хәбәр итә Yle радиостанциясе.

Әлеге башлангычның авторлары: Финляндия мөселманнар берлеге, Мөслимә хатын-кызлар һәм Fokus мәдәни-дини оешмасы. Алдарак хәбәр ителгәнчә, мәчетне финанслауга карата Бәхрәйн короле гаиләсе дә кызыксыну белдергән.

Хельсинки мэры Ян Вапаавуори белдергәнчә, әлеге мәчет шәһәр һәм илдәге таркау хәлдәге мөселман җәмгыятьләрен берләштерә алмаячак.

Ул билгеләп үткәнчә, Хельсинки башкаласында төрле ислам җәмгыятьләре өчен төзелгән 20дән артык гыйбадәт йорты исәпләнә.

Мәчетнең гомуми мәйданы 10-20 мең квадрат метр тәшкил итәр, проектның бәясе дистәләрчә, хәтта йөзләрчә миллион еврога җитәргә мөмкин дип фаразланган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100