news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Хельсинки мәхәлләсе янына Яңа Зеландиядә атыш корбаннары истәлегенә чәчәк китергәннәр

Финляндия татарлары мәчеттә атыш вакытында һәлак булганнарның рухына багышлап дога кылган.

Хельсинки мәхәлләсе янына Яңа Зеландиядә атыш корбаннары истәлегенә чәчәк китергәннәр
Рамил Беляев

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Финляндиянең Хельсинки шәһәрендәге ислам мәхәлләсе янында билгесез кеше Яңа Зеландиядә мәчеткә һөҗүм итү вакыйгасында һәлак булганнарның истәлегенә чәчәк бәйләме һәм открытка калдырган. Бу хакта мәхәлләнең хәзрәте Рамил Беляев “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Чәчәк бәйләмен кеше булмаган вакытта мәчетнең ишегалдына китереп куйганнар. “Бәйләм эчендә открытка да килеп чыкты. Анда “Крайстчерч шәһәренең мәчетләрендә атып үтерелгәннәрнең хатирәсенә”, дигән язу язылган иде”, - дип сөйләде ул.

Рамил хәзрәт Беляев сүзләренчә, чәчәк бәйләме һәм открытканың кемнән икәне билгеле түгел. “Кемдер моны китереп куйган. Аның нинди милләттән булуын без белмибез. Бу вакыйга безнең өчен көтмәгәндә булды”, - диде ул.

“Без үткән Җомга көнне бу хәлләрне искә алдык, мәрхүмнәрнең рухлары шат булсын, Аллаһы Тәгалә аларны шәһитләр дәрәҗәсендә үзенең бөек җәннәтенә кертсен дигән догаларыбызны кылдык. Без дә бу фаҗигале вакыйгадан читтә калмадык”, - диде Рамил хәзрәт.

  • 15 мартта Яңа Зеландиянең Крайстчерч шәһәрендә һәм аның янындагы Линвуд шәһәрендә ике мәчеттә атыш булды. Соңгы мәгълүматлар буенча, 50 кеше һәлак. Тагын иллегә якын кеше яраланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot