news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 95 яңа очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының барлыгы 13 284 очрагы теркәлгән.

Татарстанда коронавирусның 95 яңа очрагы ачыкланган
"Татар-информ" архивы

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 95 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 27 кеше хастаханәгә салынган, 68 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Казанда 29 очрак, Чаллыда — 15, Нурлат районында — 13, Чистай районында — 7, Түбән Камада — 5, Алексеевск һәм Буа районында — дүртәр, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында — икешәр, Аксубай, Актаныш, Апас, Баулы, Биектау, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Саба һәм Тукай районнарында берәр зарарлану очрагы теркәлгән.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының барлыгы 13 284 очрагы теркәлгән. 10 719 кеше дәваланып терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100