news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара районының Пчеловод һәм Ядегәр авылларында табиб амбулаториясе ачылды

Фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясе тулысынча җиһазландырылган.

Кукмара районының Пчеловод һәм Ядегәр авылларында табиб амбулаториясе ачылды
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Пчеловод һәм Ядегәр авылларында фельдшер-акушерлык пункты һәм табиб амбулаториясен ачу Кукмара муниципаль районы авылларында яшәүчеләр өчен чын Яңа ел бүләге булды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа медицина объектларында авыл халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Фельдшер-акушерлык пунктында һәм табиб амбулаториясендә кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары барысы да урнаштырылган.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.А.Ратникова катнашты, диелә хәбәрдә.ю

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100