news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска каршы вакцинаның өченче дозасы кемнәргә кирәкле икәне билгеле

Вакцинация коронавирустан саклануда иң ышанычлы алым булып кала.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләрнең коронавируска каршы вакцинаның өч дозасын алуы хәерле. Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников «URA.RU» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Ул биредә «Спутник V» препаратын, ә ярты елдан соң пациентка бирергә кирәкле өченче доза сыйфатында «Спутник Лайт»ны мисал итеп китерде.

Эксперт фикеренчә, вакцинациядән соң мондый пациентларның организмында антитәнчекләр күләме бик тиз кими, шунлыктан вируска каршы тору өчен иммун җавап җитәрлек булмаска мөмкин.

«Әгәр мондый кешеләргә ике фазалы прививкадан соң өченчесен дә бирсәң, алар җитәрлек дәрәҗәдә сакланачак», - дип ачыклык кертте табиб.

Мясников хроник авырулардан интегүче 60 яшьтән узган кешеләр өчен гомуми рекомендациягә ревакцинацияне кертү мөһим дип саный.

Вакцинация коронавирустан саклануда иң ышанычлы алым булып кала. Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, чир авыр формада уза торган пациентлар арасында прививка ясатмаучылар саны 0,03 процент тәшкил итә, стационарлардагы пациентларның күбесе – вакцинация узмаучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100