news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вирусолог Covid-19 мутацияләре «файдасы» турында сөйләде

Вирус үзгәрү аркасында, вакцина аңа каршы көрәшүдән туктаячак дип куркырга кирәкми, диде Анатолий Альтштейн.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус мутациясе кеше өчен файдалы, чөнки алар вирусны популяциягә җайлаштыра. Бу турыда вирусолог медицина фәннәре докторы Анатолий Альтштейнга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Вирус йомшара башлый — бу аның өчен отышлы. Ул Белоруссия, Россия һәм башка илләрдә дә килеп чыгарга мөмкин. Вирус яшәргә җайлы булган урында таралачак», — дип аңлатты ул.

Белгеч сүзләренчә, Вирус үзгәрү аркасында, вакцина аңа каршы көрәшүдән туктаячак, дип куркырга кирәкми.

«Бәхеткә, яхшы үтерә торган вирус үрчеми», — диде Альтштейн.

Мутация вакцина һәм саклану чаралары белән бергә кешелеккә ярдәм итә. Әгәр вирусның яңа вариацияләре барлыкка килмәсә, кешеләргә авырга туры килер иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100