Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның авыр очраклары ике тапкыр артты
Октябрь аенда Covid-19 авыруы сигез муниципалитетта сизелерлек арткан, шул исәптән Казанда һәм Чаллыда.
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Октябрьдә Татарстанда Covid-19 коронавирусының авыр очраклары 2,3 тапкырга артты. Шул ук вакытта авыруның симптомсыз формалары 6 процентка кимегән. Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Соңгы айда Covid-19 авыруы сигез муниципалитетта сизелерлек арткан. Бу исемлеккә Казан һәм Чаллы, шулай ук Югары Ослан, Түбән Кама, Кама Тамагы, Аксубай, Әлмәт һәм Нурлат районнары да кергән, диде докладчы.
Коронавирус белән авыручы балалар өлеше артмаган, ул элеккечә 3 проценттан кимрәк тәшкил итә. «Уку елы башыннан алып укучылар арасында Covid-19 белән авыруның 40 очрагы һәм укытучылар арасында 121 очрак теркәлгән. Барлык очракларда да авыруның берәр очрагы гына теркәлгән һәм коллективка авыру таралмаган», — диде Марина Пяташина.
Хезмәт коллективлары арасында авыртучылар (38 процент), шулай ук эшләми торган гражданнар (12 процент) арасында чир йоктыручылар арта. Авыру хезмәт коллективларында йога. Тикшерелгән 149 коллективның йөзендә санитар нормаларын бозу очраклары ачыкланган, диде ул.
Моның белән бергә республиканың төрле объектларында кисәтү чаралары үтәлеше контроле көчәйтелгән. Соңгы ике атнада 1,6 мең объект тикшерелгән. 376 азык-төлек сәүдәсе предприятиеләренең унысында һәм 155 җәмәгать туклануы предприятиеләренең тугызында төрле хокук бозу очраклары ачыкланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз