news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең коронавирустан вакцинасы Бразилиядә теркәләчәк

Россиянең туры инвестицияләр фонды белән Бразилиянең Uniao Quimica Farmaceutica Nacional компанияләре «Спутник V» вакцинасын теркәүгә документлар тапшырды.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең коронавирустан беренче «Спутник V» вакцинасын Бразилиядә теркәячәкләр. Россиянең туры инвестицияләр фонды белән Бразилиянең Uniao Quimica Farmaceutica Nacional компанияләре тиешле документларны Бразилия Санитар күзәтчелек илкүләм агентлыгына җибәргәннәр. Бу турыда фонд җитәкчесе Кирилл Дмитриевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Россиянең туры инвестицияләр фонды белән Бразилиянең Uniao Quimica компаниясе Паран штаты хөкүмәте ярдәмендә теркәүгә документларны тапшырганнар һәм Бразилия Санитар күзәтчелек илкүләм агентлыгы белән актив хезмәттәшлек итәләр. Хәзер алар илдә  „Спутник V“ вакцинасын тизрәк теркәү өчен тырыша», — диде ул.

Аның сүзләренчә, бу процедура Бразилия территориясендә препаратны җитештерә башлау һәм тарату өчен кирәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100