news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмара полицейскийларына һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар

Кукмарада яшәүче 16 яшьлек егет төнлә полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийга пычак белән һөҗүм иткәннән соң атып үтерелгән.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Кукмарада полицейскийларга пычак белән һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасын тоткарлаганнар. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

Кукмарада 16 яшьлек егет полиция бүлеген ягарга омтылган һәм полицейскийны пычак белән яралаган. Бу хәлдән соң яшүсмернең үги атасы Марат Җамалиевны тоткарлаганнар. Чыганак мәгълүматлары буенча, элек Җамалиев белән газүткәргечен шартлату эше буенча хөкем ителгән бер ир-ат та тоткарланган, соңгы вакытта ул аның кафесында эшләгән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә төнге уникедән соң Кукмарада яшәүче 16 яшьлек яшүсмер янучан сыеклык салынган ике шешәне Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы бүлеге территориясенә ыргыта һәм качып китә. Полиция хезмәткәрләре аны куып тота, ул каршылык күрсәтә һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралый. Кукмара кешесен атып үтерәләр.

Ике маддә буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан Президенты һәм республика прокуроры бу хәлне тикшеренүне шәхси контроленә алган.

Соңрак ачыкланганча, полиция хезмәткәрләренә һөҗүм итүченең үги атасы элек газүткәргечне шартлаткан өчен төрмәдә утырып чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100