news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог Covid-19 белән авыручының башкалар өчен йогышлы булу чоры турында сөйләде

Салкын тидерү симптомнары булганда, коронавируска тест тапшырырга кирәк, диде Владислав Жемчугов.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Врач-иммунолог Владислав Жемчугов COVID-19 белән авыручының әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыру вакыты турында сөйләде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Башкаларга чир йоктыру вакытына килгәндә, ул дәваланудан һәм авыруның нинди формада булуыннан тора. Мин авыру белән элемтәдә булучыларга инкубация чорында (14 көн) битлек кияргә киңәш итәр идем. Икенчедән, кеше инкубация чоры дәвамында, ике атна, өч атна да авыруны йоктырырга мөмкин», дип аңлатты медицина хезмәткәре.

Салкын тидерү симптомнары булганда, коронавируска тест тапшырырга кирәк, диде Владислав Жемчугов. Табиб сүзләренчә, гриппка да тест ясатырга кирәк, чөнки бу авыру башка ысуллар белән дәвалана.

Алдан Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Эпидемиология буенча Үзәк фәнни-тикшеренү институты директорының клиник-аналитика эшләре буенча урынбасары профессор Наталья Пшеничная РИА Новости агентлыгына хәбәр иткәнчә, COVID-19 белән авыручының симптомнар барлыкка килгәнче ике көн алдан һәм авырый башлаган көнне башкаларга чир йоктыру ихтималы зур була. Шул ук вакытта кеше симптомнар барлыкка килгәнче 3-4 көн алдан һәм авырый башлаган биш көндә дә йогышлы була. Аның сүзләренчә, соңрак срокларда авыруны башкаларга йоктыру ихтималы аз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100