news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында 18 меңнән артык кеше грипптан прививка ясаткан

Прививканы участок табибы яки фельдшер караганнан соң ясыйлар.

Алабуга районында 18 меңнән артык кеше грипптан прививка ясаткан
«Новая Кама» газетасы

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Алабуга районына грипптан вакцинаның икенче партиясе кайтарылды. Җирле табиблар мәгълүматлары буенча, быел районда ике чорда грипптан 27 910 доза вакцина кайтарылган. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Хәзерге вакытта Алабуга районында 18 942 кеше прививка ясаткан, алар арасында 6 934 бала да бар.

Прививка ясау өчен поликлиникага һәм аның филиалларына, Алабуга үзәк район хастаханәсенең табиб амбулаторияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Прививка бушлай, аны участок табибы яки фельдшер караганнан соң ясыйлар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100