news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Һиндстанда 68 кешенең гомерен өзгән билгесез авыруның килеп чыгу сәбәбен атадылар

Әлеге авыруны йоктыруның беренче очрагы 18 августта ачыкланган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Һиндстанның Уттар-Прадеш штатында бер атна эчендә 68 кешенең гомерен өзгән билгесез авыруның сәбәпчесе денге бизгәге булырга мөмкин. Шул ук вакытта, аларның 40ы – балалар, дип белдерде штатның сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча баш секретаре урынбасары Амит Мохан Прасад.

Авыруны черкиләр тарата, ә коеп яуган яңгырлар аркасында төбәк мондый инфекцияләрнең таралуы өчен идеаль урынга әверелгән.

«Бу авыруның барлыкка килү сәбәбе әле өйрәнелә, шулай да симптомнары билгеле инде, ул – денге бизгәге. Без дәүләт сәламәтлек саклау органнары бу хакта хәбәр иттек», - дип аңлатты белгеч Mirror Now каналы эфирында.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, әлеге авыруны йоктыруның беренче очрагы 18 августта ачыкланган. Санитар-эпидемиологик вазгыятьне исәпкә алып, Фирозабад районында (биредә бер атна эчендә 39 кеше вафат булган, аларның күпчелеге – балалар) 6 сентябрьгә кадәр мәктәпләр ябыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100