news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде

1929 һәм 1960 елгы хатын-кызлар яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булды.

Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлде. Коронавируска каршы көрәш буенча республика оператив штабы шул хакта хәбәр итә.

Ике яклы пневмония диагнозы куелган 1929 елгы хатын-кызны Саба Үзәк район хастаханәсенә китергәннәр. Ул берничә җитди хроник авырудан интеккән. Лаборатор тикшеренүләр вакытында аның организмында коронавирус булуы расланган.

Казанда яшәүче 1960 елгы хатын-кызны яңа төрдәге SARS-CoV-2 коронавирусы нәтиҗәсендә үсеш алган пневмония диагнозы булган. Аны 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе базасында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпиталенә китергәннәр. Хроник авыруларның көчәюе нәтиҗәсендә аның хәле начарланган. Вирус идентификацияләнгән, үлемнең сәбәбе аутопсия нәтиҗәсендә билгеләнгән.

«Татар-информ» агентлыгы соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 28 яңа очрагы ачыклануы хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100