news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында онкологик авыруларның төп дошманын атадылар

Табиб билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында, диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре белән проблемалар килеп чыккан.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн иртә диагностиканы яман шешнең төп дошманы дип атады. Бу хакта ул «Мәскәү сөйли» радиостанциясе эфирында хәбәр итте.

Табиб билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясе аркасында, диспансерлаштыру һәм скрининг тикшеренүләре белән проблемалар килеп чыккан, тик шул ук вакытта Каприн сабыр булырга һәм вакцинацияне көтәргә өндәде.

«Сәламәтлегегез артыннан күзәтергә кирәк, организмнан чыккан сыекчаларда кан булу сезгә сигнал биреп тора. Бу онкологка барып тикшеренергә кирәк дигән фикергә этәрә торган билге», — дип аңлатты белгеч.

Каприн шешне иртә ачыклаганда, аны дәвалау мөмкинлеге 97 процентка кадәр җитә, дип искә төшерде һәм сәламәтлектә тайпылышлар чагылганда, шунда ук табибларга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot