Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Менделеевск Үзәк хастаханәсендә гериатрия бүлмәсе ачылды
Анда елына ике тапкыр барырга мөмкин булачак.
(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Менделеевск үзәк район хастаханәсендә гериатрия кабинеты ачылды. Ул «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасы ярдәмендә мөмкин булды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» газетасы яза.
Анда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Үзәк район хастаханәсе баш табибы Оксана Бахматова катнашты. Алар медицина персоналын һәм өлкән яшьтәге кешеләрне бу вакыйга белән котлады.
Махсус курслар узган белгеч Эльвира Низамова 65 яшьтән өлкән пациентларны кабул итәчәк. Иң элек өлкән яшьтәге гражданнар үзләренең участок терапевтында булырга һәм тест узарга тиеш. Өч уңай җавап булган очракта, гериатрга җибәрәләр.
Алга таба белгеч сораштыру ярдәмендә аларның сәламәтлеген һәм эмоциональ халәтен тикшерәчәк.
«Гериатрга елына ике тапкыр гына барырга мөмкин», — дип аңлатты Эльвира Низамова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз