news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан ковид очракларының иң аз артуы буенча Россия төбәкләре өчлегенә керде

Республика тәүлегенә 0,23 процент үсеш белән икенче урынны били.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Коронавирус очракларының бер тәүлектә иң аз артуы буенча Татарстан Россия төбәкләре өчлегенә керде. 0,21 процент күрсәткече белән Орлов өлкәсе генә республикадан алда бара.

«Бер тәүлектә ковид очраклары иң аз арткан субъектлар ачыкланган. Беренче 0,21 процент белән Орлов өлкәсе, икенче урында 0,23 процент белән Мәскәү һәм Татарстан, өченче - 0,25 процент белән Киров һәм Тамбов өлкәләре», - дип хәбәр итә Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча федераль оператив штаб.

Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты республикада кабул ителгән чаралар вирус вазгыятен контрольдә тоту өчен җитәрлек булуын әйтте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100