news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Коронавирусның яңа һәм куркынычрак штаммнары барлыкка килергә мөмкин

Сovid-19 инфекциясенең «альфа», «бета», «гамма» һәм «дельта» штаммнары теркәлгән.

(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Covid-19 инфекциясенең «альфа», «бета», «гамма» һәм «дельта» штаммнарына вирусның тагын да куркынычрак төрләре өстәлергә мөмкин.

«Бөтенроссия сәламәтлекне саклау оешмасы Сovid-19 авыруын китереп чыгаручы вирус үзгәрде һәм үзгәрүен дәвам итә. Борчу тудыра торган дүрт варианты барлыкка килде һәм вирус таралуын дәвам иткәндә тагын барлыкка киләчәк», — диде Женевада оешманың генераль директоры Аданом Гебрейесус.

Аның сүзләренчә, соңгы атнада авыручылар арту дельта штамм таралу белән бәйле, ул 132 дәүләттә теркәлгән инде, дип хәбәр итә «Известия».

Коронавирусның Һиндстан төрен («дельта») мартта Махараштра штатында таптылар, мутациядән соң ул башка илләргә дә таралды. «Вектор» үзәге җитәкчесе Ринат Максютов сүзләренчә, коронавирус йоктыруның яңа очракларының 95 проценты шушы төргә туры килә.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100