Табиб: Балалар COVID-19 белән ешрак авырый башлады

Балаларны авырудан саклау өчен ата-аналарга прививка ясатырга кирәк.

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Кыш аена караганда, балалар коронавирус белән ешрак авырый башлады. Балаларны авырудан саклау өчен ата-аналарга прививка ясатырга кирәк.

«Хәзер „дельта“ штаммы белән яшьләр дә, балалар да авырый. Кыш ае белән чагыштырганда, балалар күбрәк авырый башлады», — диде РИА Новости агентлыгына табиб-инфекционист Евгений Тимаков.

Балаларны коронавирустан саклау, аларга чир йоктырмас өчен ата-аналарга ковидтан прививка ясатырга кирәк, дип искәртә табиб.