news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган

31 июльгә республикада барлыгы 5602 коронавирус очрагы теркәлгән.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән зарарлануның 33 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы расланган. Бу хакта Татарстанның коронавирус буенча оператив штабы хәбәр итә.

«Аларның икесе-читтән кертелгән, 33е — аралашу юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Торак пунктлар арасында зарарлану саны буенча Казан алда бара — 18 кеше, шулай ук Чаллыда 4 кеше теркәлгән.

Авыручыларның иң күбе 30дан 50 яшькә кадәрге кешеләр арасында— 19 очрак расланган.

31 июльгә республикада барлыгы 5602 коронавирус очрагы теркәлгән. Республикада 4499 кеше, шул исәптән 27се - узган тәүлектә терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100