news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус белән тагын 30 кеше авырган

31 майга Татарстанда Covid-19 вирусының 21 484 очрагы теркәлгән.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»).Татарстанда яңа коронавирус белән авыруның 30 яңа очрагы теркәлгән, аларның 1се - читтән кертелгән, 29ы башка авырулар белән аралашканда йоктырылган.

«21 кеше хастаханәгә салынган, 9 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 11, Чаллыда — 5, Баулы районында — 4, Әгерҗе районында — 3, Актаныш, Лениногорск һәм Минзәлә районнарында икешәр, Тукай районында бер кеше авыру йоктырган.

31 майга Татарстанда Covid-19 вирусының 21 484 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 18 490 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 44 кеше узган тәүлектә.

news_right_1
news_right_2
news_bot