Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган
Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 32 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — диде Галимова.
Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшьтән кечерәк балалар һәм 80 яшьтән өлкән кешеләр юк. 19 кеше 30-50 яшь аралыгында, тагын шуның кадәр кеше 60-70 яшь аралыгында.
Коронавирус йоктыручыларның күбесе (20 кеше) Чаллыда, Казанда (18 кеше) һәм Түбән Кама районында (6 кеше) ачыкланган. Нурлат һәм Питрәч районнарында — икешәр, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.
Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3194 очрагы теркәлгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз