news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы беренче Россия препаратын хуплады

Дару сәламәтлеккә куркыныч тудырмый һәм нәтиҗәлелеге 80 проценттан югары булуын күрсәткән.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 коронавирусын дәвалау өчен «Авифавир» дип аталган беренче Россия препаратын хуплады. Бу хакта дару препаратлары дәүләт реестры сайтында хәбәр ителә.

«Авифавир» Россия туры инвестицияләр фондының уртак предприятиесе һәм «ХимРар» компанияләр төркеме тарафыннан ясалган. Даруның нигезен Япониядә гриппны дәвалауда кулланыла торган «Фавипиравир» препараты тәшкил итә.

10 көн дәвам иткән клиник тикшеренүләрнең беренче этабы нәтиҗәләре буенча дару сәламәтлеккә куркыныч тудырмавын күрсәткән. Бернинди тискәре нәтиҗәләр дә ачыкланмаган. Шул ук вакытта, «Авифавир»ның нәтиҗәлелеге 80 проценттан артып китә.

Сынауларның соңгы этабында 330 пациент катнашачак.

ТАСС агентлыгы мәгълүматлары буенча, «Авифавир» коронавирусның үрчү механизмнарын боза. Бу клиник сынаулар нәтиҗәсендә расланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot