news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә комлыкта кызынганда битлек кимәскә рөхсәт иттеләр

Ял итүчеләр социаль дистанция сакларга тиеш.

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Россиялеләргә пляжда ял иткәндә битлек кияргә кирәкми, әмма социаль дистанцияне саклау мәҗбүри. Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Аның анонсы Instagram социаль челтәрендә дөнья күргән.

«Без пляжда битлек кияргә тәкъдим итмибез», - дип искәртте Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Биредә гаилә мөнәсәбәтләре белән үзара бәйләнгән кешеләр генә искәрмә булып тора.

«Татар-информ» агентлыгы Казан янындагы Аккош һәм Комсомол күлләрендә яңа пляжлар 1 июньдә ачылачагы хакында хәбәр иткән иде инде. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында республиканың барлык пляжларында да патрульләр кизү торачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100