news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда Covid-19 авыруының 35 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия вакытында вирус Татарстанда 19 420 кешедә ачыкланган.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә республикада коронавирусның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«10 кеше хастаханәгә салынган, 25 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.  

Инфекцияле 35 кешенең 24е - Казанда, дүртесе - Спас, тагын өчесе  Баулы, икесе Бөгелмә районнарында яши. Берәр очрак Яшел Үзән районында һәм Чаллыда теркәлгән.

Пандемия вакытында Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 19 420 тапкыр куелган. Республиканың 16 322 кешесе авырудан терелгән.

Тәүлек эчендә коронавирстан тагын 3 720 кеше прививка ясаткан. Вакцинацияне узган татарстанлыларның гомуми саны 133 484 кеше булган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot