420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 31 март, «Татар-информ»). «Яшел фитнес» проекты профессиональ фитнес-тренерлар катнашында бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрә, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.
Тренировкалар Instagramда туры эфирлар форматында узачак. Спорт сөючеләргә мускулларны ныгытуга юнәлдерелгән һәм цикллы күнегүләр, стретчинг һәм йога, зумба һәм буыннарга гимнастика буенча дәресләр тәкъдим ителәчәк. Беренче туры эфир кичә, 30 мартта узды.
«Хәзерге шартларда без барлык теләүчеләр өчен бушлай онлайн-тренировкалар сериясен башлап җибәрергә булдык. Бу физик культура һәм спорт сөючеләргә үз өендә тренер белән шөгыльләнергә, ә спортта беренче адымнарын ясаучыларга яңа юнәлешләр үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк», — дип билгеләп үтә проектның директоры Морат Димитров.
Татарстанлылар тренировкаларның тулы программасын проектның социаль челтәрләрендә таба ала: vk.com/zf_kzn, @zf_kzn/ яки #ЗеленыйФитнес хештегы буенча.