news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде

Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да чит илдән кайткан.

Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде
архив/Владимир Васильев

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның тагын биш яңа очрагы теркәлде. Инфекция эләктергән кешеләрнең барысы да чит илдән кайткан. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Гражданнар Швейцария һәм Италиядән кайтты. Аларның барысы да моңа кадәр өйдә карантинда медицина күзәтүе астында булган», - диде Галимова.

«Пациентларның хәле канәгатьләнерлек, температуралары юк», - дип өстәде ул.

Роспотребнадзор мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүгенге көндә Россиянең 73 төбәгендә коронавирус инфекциясе йоктыруның 2337 очрагы теркәлгән. 121 кеше терелгән. Татарстанда 19 очрак теркәлгән, бер пациент хастаханәдән чыгарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100