news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы битлек тегүчеләрнең телефон номерларын тәкъдим итте

Битлекләрне Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләрендә һәм Кукмара районында тегәләр.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы битлек җитештерүчеләрнең (аларда саклану чараларына заказ бирергә мөмкин) телефон номерларын тәкъдим итте. Әлеге исемлек белән ведомствоның Instagram социаль челтәрендәге профилендә танышып була.

«Менә Татарстанда заказга күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегү белән шөгыльләнүче оешмаларның (Казан, Чаллы, Бөгелмә шәһәрләре һәм Кукмара районы) исемлеге. Аларның җитештерү куәтләре төрле, игътибар белән танышыгыз!» - диелә постта.

Исемлектә оешма җитәкчеләренең телефон номерлары күрсәтелгән, аларга турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип искәрттеләр ведомствода.

Якын көннәрдә сәүдә челтәрләрендә битлек һәм антисептиклар күпләп сатуга чыгачак. ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева брифингта шул хакта белдергән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot