news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы сигез кеше үлгән

Биш очрак - Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә берәр очрак теркәлгән.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыручы сигез кеше үлгән. Бу хакта, COVID-19га каршы көрәш буенча оператив штабка нигезләнеп, РИА Новости хәбәр итә.

Биш очрак - Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Владимир һәм Пенза өлкәләрендә берәр очрак теркәлгән.

Россиянең 24 төбәгендә тәүлек эчендә барлыгы 500 яңа COVID-19 очрак теркәлгән: 387 — Мәскәүдә, 48 — Санкт-Петербургта, тугызар — Дагыстан һәм Свердловск өлкәсендә, алтышар — Бурятия һәм Мурманск өлкәсендә, бишәр — Пенза өлкәсендә һәм Татарстанда, өчәр — Ленинград һәм Ростов өлкәләрендә; тагын икесе — Воронеж, Әстерхан һәм Төмән өлкәләрендә, Башкортстан һәм Приморье краенда, берәр - Калмыкиядә, Түбән Новгород, Иркутск, Магадан, Кострома һәм Самара өлкәләрендә, Алтай һәм Хабаровск өлкәләрендә һәм Кырымда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100