news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда бер тәүлектә ковид йоктырган пациентлар саны буенча янә антирекорд куелды

Пандемия башланганнан алып Татарстанда 48 865 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар саны буенча янә антирекорд (698) куелды.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, өч кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«18 яшькә кадәрге балалар – 136 кеше. 83 кеше хастаханәгә озатылган, 615 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 386, Чаллыда – 135, Түбән Кама районында – 57, Яшел Үзән районында 34 очрак теркәлгән. Коронавирус очраклары барлыгы 27 муниципалитетта ачыкланган.

Шул рәвешле, 2022 елның 31 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, 48 865 кешедә «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган, 39 128 пациент (шуларның 137се – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 393 179 кеше (шуларның 3237се – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 1 885 652 кеше икенче дозаны да алган. 189 402 кеше ревакцинация узган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100