news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог гриппның коронавирустан аермаcын әйтте

Covid-19 инфекциясе вакытында, кагыйдә буларак, интоксикация һәм температура реакциясе көчлерәк була.

Иммунолог гриппның коронавирустан аермаcын әйтте

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Клиник картина күзлегеннән караганда, грипп Covid-19 коронавирусына караганда җиңелрәк кичерелә. Әлеге авыруларның аермасы турында табиб-иммунолог Ирина Ярцева сөйләде.

«Вечерняя Москва» газетасы язуынча, белгеч грипп вакытында температураның 39 градуска кадәр югары булуын, алты көн торуын әйтә. Covid-19 булганда, температура 10-12 көнгә кадәр торырга мөмкин, бу җиңел формасы санала, дип искәртә табиб.

Белгеч сүзләренә караганда, коронавирус вакытында интоксикация һәм температура реакциясе грипп белән чагыштырганда көчлерәк була, хәтта организм, гомумән алганда, чир белән көрәшә алса да.

Моннан тыш, Ярцева Covid-19 вакытында гадәттә тамак авыртмый, дип белдерә. «Катараль күренешләр, лайлалы тышчаларның ялкынсынуы минималь була. Кемнеңдер авыру вакытында ис сизүе югалырга мөмкин, кемнеңдер алай булмый. Ютәлне тагын әйтеп булмый < ... >», - дип аңлата ул.

Яңа коронавирусның клиник картинасы шактый төрле һәм әлегә ахыргача өйрәнелмәгән, дип нәтиҗә ясый табиб.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100