news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус белән авыручылар барлыкка килде

Төмән өлкәсендә һәм Байкал аръягы краенда яңа инфекция белән авыручы Кытай гражданнарының хәле тотрыклы.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыруның ике очрагын теркәгәннәр. Бу турыда вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Роспотребнадзор хезмәте Россия территориясендә коронавирус инфекциясе белән авыручы ике кешене ачыклаган. Алар — Байкал аръягы краенда һәм Төмән өлкәсендә. Инфекция йоктыручылар катгый күзәтү астында, изоляцияләнгән, аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә», — диде Голикова. Аның сүзләренчә, инфекция йоктыручыларның икесе дә — Кытай гражданнары.

Авыручыларның хәле тотрыклы, температуралары һәм клиник билгеләре юк, дип ачыклык кертте Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. «Коронавирус таралу куркынычы юк, Россиядә авырулар изоляцияләнгән, алар белән элемтәдә булучылар тикшерелгән», — дип яза аның сүзләрен РИА Новости.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда коронавирустан саклау өчен штаб булдырылган. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин күрсәтмәсе буенча Россиядә Ерак Көнчыгышта чикне яптылар һәм Кытай белән тимер юл элемтәсен чикләделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100