news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Жаворонков: Коронавируска каршы вакцинация халык өчен куркынычсыз

Белгечләр фәнни публикацияләргә, расланган хакыйкый мәгълүматларга нигезләнеп фикер йөртергә киңәш итте.

Владимир Жаворонков: Коронавируска каршы вакцинация халык өчен куркынычсыз
Рамил Гали

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Коронавируска каршы вакцинация — халык өчен куркынычсыз процедура. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бу халык өчен куркынычсыз, шуңа күрә вакцина киң кулланышка чыгарылды да инде. Без проблемалар күрмибез. Тулаем алганда, халык вакцинациягә уңай карый», — диде.

Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина әйтүенчә, прививкага каршы өндәүчеләрнең бернинди фәнни яктан исбатланган дәлилләре юк.

«Бүген прививкаларга каршы торучылар мәгълүматны Интернеттан һәм сары матбугаттан эзләмәсен, ә фәнни публикацияләргә, расланган хакыйкый мәгълүматларга, табиблар фикеренә таянсын иде, бәлки, фикерләрен дә үзгәртә алырлар», — диде.

Роспотребнадзор вәкиле РФ дә барлык прививкалар ирекле нигездә, кешенең үз теләге белән ясалуын әйтте. «Бүген вакцинация буенча чикләүләр һәм тискәре нәтиҗәләр теркәлмәгән. Прививкалар ярдәмендә күп кенә куркыныч инфекцияләрне җиңүгә ирешелде, мондый мисаллар күп, алар тарих, вакыт белән расланды», — диде.

Любовь Авдонина сүзләренчә, бүген антипропаганда өчен административ җәза каралмаган, ләкин бу сорау Дәүләт Думасы дәрәҗәсендә күтәрелгән булган. «Законга кайбер төзәтмәләр каралган иде, ләкин закон буларак үз көченә кертелмәде. Бу актуаль мәсьәлә, үзгәрешләр булыр дип уйлыйм», — дип белдерде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100