news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вероника Скворцова коронавирус инфекциясе мутацияләренең таралышы турында сөйләде

Россия һәм дөньяда COVID-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять турында соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). COVID-19 коронавирус инфекциясенең 3,5 мең мутациясе арасында бары тик бишесе генә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Федераль медицина-биологик агентлыгы башлыгы Вероника Скворцовага сылтама белән хәбәр итә.

«3,5 мең мутация арасыннан бары тик бишесе генә безнең популяциядә таралышы ягыннан 10 процент чиген узып киткән. Һәм алар җитәрлек дәрәҗәдә нейтраль», - дип белдерде Скворцова «Россия 24» телеканалы эфирында. Әлеге мутацияләр чирнең авыр яки җиңел узуына йогынты ясамый, дип искәртте ул.

Россия һәм дөньяда COVID-19 коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять турында соңгы мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100