news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирусның 94 яңа очрагы ачыкланган

Владимир Жаворонков сүзләренчә, республика халкы коронавирус шартларында яшәргә күнеккән инде.

Татарстанда коронавирусның 94 яңа очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 94 яңа очрагын ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Роспотребнадзор хезмәтенең Татарстан буенча җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, covid-19 авыруының барлыгы 13 мең 189 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә коронавируска 8 мең 182 тест ясалган..

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сүзләренчә, республика халкы коронавирус шартларында яшәргә күнекте инде, моңа гадәти әйбергә кебек карый. Ул бер тәүлектә коронавирустан 20 кеше дәваланып тернәкләнгәнен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot