news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үпкә яман шешенең көтелмәгән билгесе ачыкланды

Авыруның иң сирәк очрый торган билгеләренә бармак очларының калынаюы, йотканда авырту тойгысы керә.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Култык астында шешләр яки шешенке урыннар барлыкка килү үпкә яман шеше ихтималы турында сөйли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. 

Cancer Research UK оешмасы мәгълүматларына караганда, бу билгеләр, бигрәк тә култык астындагы һәм муендагы шешләр, авыруның лимфа төеннәренә йогынтысы турында аңлата. 

Әмма галимнәр лимфа төеннәре йогышлы авыру аркасында да зураерга мөмкин дип белдерә. «Шуңа күрә, табибка күренмичә һәм берничә анализ тапшырмыйча шешләрнең килеп чыгу сәбәбен төгәл белеп булмый», — диелә табиблар хәбәрендә. 

Алдарак «Татар-информ» үпкә яман шешенең сирәк очрый торган биш билгесе, шул исәптән бармак очлары калынаю, йотканда дисфагия яки авырту тойгысы барлыкка килү турында язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100