news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 92 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан

Аннан алдагы көнне ике оныгына да вакцинация үткәрелгән.

Казанда 92 яшьлек әби коронавирустан прививка ясаткан
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кичә Казанның 21 нче сырхауханәсендә 92 яшьлек пациент Зинаида Бодрягинага коронавирустан вакцинация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтте.

Прививканы кичә «Спутник V» препараты белән ясаганнар. «Аның хәле яхшы. Барысы да әйбәт үтте», — диде Владимир Жаворонков.

Зинаида Бодрягина 1928 елның 29 сентябрендә туган. Вакцинациягә туганы белән килгән. Аннан алдагы көнне ике оныгы да прививка ясаткан.

Зинаида Бодрягина үзе дә 43 ел медицина тармагында эшләгән кеше буларак, вакцинациянең әһәмиятен аңлап, прививка ясатырга карар кылган. Элегрәк ул Казанның баш санитар табибы урынбасары булып эшләгән.

Пациентканың шикәр чире, йөрәк өянәге, гипертония чирләре бар. Хезмәт ветераны, сәламәтлек саклау тармагы отличнигы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100