Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гамалея үзәгендә «Спутник V» вакцинасын балаларда сынау кайчан башланачагын әйттеләр
Александр Гинцбург сынауларның документлар пакеты Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланганнан соң гына башланачагын искәртте.
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Гамалея үзәге «Спутник V» вакцинасын балаларда һәм көмәнле хатыннарда сынау өчен рөхсәт документларын Сәламәтлек саклау министрлыгына 1-1,5 айдан соң тапшырырга ниятли. Бу хакта РИА Новости агентлыгы үзәк җитәкчесе Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.
«Без әзерләячәкбез, шуннан соң Сәламәтлек саклау министрлыгы тиешле рөхсәт документларын, тикшеренүләр беркетмәсен хуплаячак. Хәзерге вакытта ул әзерлек стадиясендә, бер ай, ай ярымнан соң язып тапшырырбыз, мөгаен», - дип белдерде Гинцбург көмәнле хатыннар һәм балаларда коронавируска каршы вакцинаның кайчан башлану ихтималы турындагы сорауга җавап биреп.
Ул сынауларның документлар пакеты Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хупланганнан соң гына башланачагын искәртте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз