news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лениногорск районында «Бәкер» шифаханәсенең «Хәләл» стандартына туры килүе расланды

«Бәкер» шифаханәсе кунакханәләрендә урнаштыру хезмәтләре «ХАЛЯЛЬ SO RMC 410:2014 «Хәләл» хезмәтләре» стандарты таләпләренә туры килә.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районында «Бәкер» шифаханәсе «Хәләл» стандартына туры килүе расланды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Лениногорск районында «Бәкер» шифаханәсе «Хәләл» стандартына туры килүенә раслау алды. «Хәләл» ҖЧҖ белгечләре Лениногорск районында урнашкан «Бәкер» шифаханәсен кунакларны урнаштыру хезмәтләренең Россия Мөфтиләр шурасының «Хәләл» стандартына туры килүен раслау буенча тикшерү үткәрде.

Дәвалау-профилактика учреждениесе персоналы «Хәләл» стандарты таләпләре нигезендә хезмәтләр күрсәтү процессының эзлеклелеген һәм мөселман дине таләпләрен үтәү һәм мөселман кунакларга уңайлы яшәү мөмкинлеген үтәү чаралары белән таныштырды.

Советлар Союзы чорыннан ук популяр дәвалау һәм ял урыннарының берсе «Хәләл Туризм Стандарт» («Halal Tourism Standard») сертификациясе таләпләренә туры килүе «1 луна» рейтинг категориясенең критерийлары буенча бәяләнде.

Аудит нәтиҗәләре буенча «Бәкер» шифаханәсе кунакханәләрендә урнаштыру хезмәтләре «ХАЛЯЛЬ SO RMC 410:2014 «Хәләл» хезмәтләре» стандарты таләпләренә туры килә. Шифаханәгә «Хәләл» таныклыгын бирү турында карар кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100