news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 242 яңа очрагы теркәлгән

Пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 38 053 очрагы расланган.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 242 яңа очрагы теркәлгән.

Чирнең дүрт очрагы читтән кертелгән, калганнары аралашу юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

«82 кеше хастаханәгә салынды, 160 кеше өйдә дәвалана», - диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, биредә 117 кеше чир йоктырган. Чаллыда авыруның 34 очрагы ачыкланган, Түбән Кама районында - 12, Чистайда 11 авыру бар. Инфекция йоктыручылар республиканың барлыгы 21 муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, 2021 елның 30 ноябренә мәгълүматлар буенча, пандемия башланганнан төбәктә авыруның 38 053 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанда 31 454 кеше, шуларның 306 сы узган тәүлектә авырудан терелгән.

Татарстанда барлыгы 2 031 392 кеше вакцина алган, бер көн эчендә вакцинацияләнүчеләр саны 10 530га арткан. Ике доза белән дә 1 549 548 кеше прививка ясаткан.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Covid-очракларның үсеш темплары әкренләп кими.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100