news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биолог антитәнчекләре булмаган кешеләрнең ковид йоктырмау сәбәбен аңлатты

Аның сүзләренчә, авырту кеше белән аралашканда да коронавирус белән авырмаган кешеләр Т- күзәнәк иммунитетына ия булырга мөмкин.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кеше организмында патогеннардан антитәнчекләр генә сакламый. Авырган вакытта, шул исәптә симтомсыз авыртканда да махсус Т-күзәнәкләр барлыкка килә.

«Шуңа күрә кеше канында коронавируска каршы антитәнчекләре булмаган очракта да Covid-19 йоктырмаска мөмкин», — дип сөйләде «Спутник» радиосына молекуляр биолог Максим Скулачев.

Аның сүзләренчә, авырту кеше белән аралашканда да коронавирус белән авырмаган кешеләр Т- күзәнәк иммунитетына ия булырга мөмкин.

«Т- күзәнәк организмга вирус эләгүгә аны таный һәм чиргә таралырга бирмичә вирус белән зарарланган күзәнәкләрне үтерә», — диде ул.

Биолог белдергәнчә, чирне йоктырмау өчен бу гына җитми, бу авыруны бөтенләй йоктырмыйсың дигән сүз түгел.

Кешеләрдә бу күзәнәкләрне тикшерүдән мәгънә юк, чөнки алар авыру йоктырмауга 100 процент гарантия бирми, диде Скулачев.

«Күп акча түләп моны ачыкларга була. Аннары нәрсә эшләргә кирәклеге аңлашылмый. Бу киләчәктә чир йоктырмауны гарантияләми», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100