news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Вектор» фәнни үзәге директоры Covid-19 пандемиясенең кайчан тәмамланачагын әйтте

Вируска каршы тору өчен җитәрлек күмәк иммунитет гражданнарның 50 процентка якыны вакцинация үткәннән соң формалашырга тиеш.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус юкка чыкмаячак, әмма пандемия киләсе елда тәмамланырга тиеш. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) «Вектор» фәнни үзәге директоры Ринат Мәксүтов РИА Новости агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Вирус үзе сакланса да, пандемия 2021 елда бездән китәр дип уйлыйм», - диде ул.

Аның сүзләренчә, яңа очракларның саны көн саен артуга да карамастан, җитәрлек дәрәҗәдәге күмәк иммунитет формалашканнан соң пандемия тәмамланачак. Моның өчен гражданнарның яртысына якыны вакцинация үтәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100