news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган
Рамил Гали

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясенең 84 яңа очрагы теркәлгән. Алты кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән», — дип искәрттеләр ведомствода.

Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 77 кеше өендә дәвалана.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (30 кеше) аралыгында ачыкланган. Алар арасында шулай ук 80-90 яшь аралыгындагы — биш һәм 90 яшьтән өлкәнрәк бер кеше дә бар.

Коронавирус йоктыручылар саны Казанда (46 очрак) иң күбе булган. Чаллы шәһәрендә — җиде, Югары Ослан һәм Түбән Кама районнарында дүртәр очрак ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 10 мең 339 очрагы теркәлгән, 9 мең 75 кеше (шулардан 75 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100