news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның иң куркыныч симптомнары билгеле

Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом - тын бетү, ди табиб.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). «Россия 1» телеканалы эфирында табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников COVID-19 авыруы вакытында кеше хастаханәгә салынырга тиешле иң куркыныч симптомнарны санап чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Госпитализация кирәк булган иң мөһим симптом — тын бетү. Гадәттә, COVID-19 вакытында тын кысылу җиденче-сигезенче көндә барлыкка килә. Әмма тын алалмау белән бәйле проблемалар беренче чорда ук булса, бу куркыныч билге булып тора», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, температура 38 градустан югарырак булганда гына табиб чакырырга һәм госпитализация таләп итәргә кирәк.

«Без авыруның үзен түгел, ә симптомнарны дәвалыйбыз. Әгәр симптомнар юк икән, нигә сез хастаханә койкасына ыргыласыз?» — диде Мясников.

«Әгәр сез сусасагыз, күзләрегез эчкә батса, телегез кипсә, бәвел бик аз булса, димәк, сез организмдагы сыеклыкны югалтасыз, бөерләрегез белән проблемалар бар һәм, әлбәттә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип өстәде Мясников.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100